Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Красноярскида беренче тапкыр көзге «Сөмбелә бәйрәме» оештырганнар
«Якташларыбыз бер-берсен бик сагынган, безнең өчен бу көтеп алынган һәм шатлыклы очрашу», — дип сөйләде «Яр» татар милли-мәдәни автономия рәисе Вәгыйз Фәйзуллин.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»).Красноярск шәһәрендә Высотныйдагы Мәдәни үзәктә «Сөмбелә» татар милли бәйрәме узды. Бу хакта «Красноярск хәбәрләре» сайты язды.
«Төбәк тарихында беренче тапкыр көзгә багышланган бәйрәм уздырабыз. Элекке заманнарда аны зурлап уздырганнар. Бүгенге көннең үзенчәлеген исәпкә алып, бәйрәмне зурлап үткәреп булмый. Әмма якташларыбыз бер-берсен бик сагынган, шуңа күрә безнең өчен бу көтеп алынган һәм шатлыклы очрашу», — дип сөйләде «Яр» татар милли-мәдәни автономия рәисе Вәгыйз Фәйзуллин.
Сөмбелә бәйрәме — көзге кыр эшләре тәмамлангач уздырыла. Бу көнне татарлар уңыш җыеп алуны бәйрәм итә һәм авыр кыр эшләреннән ял итә. Бәйрәмдә коронавируска каршы барлык чаралар да үтәлде: кергәндә кунакларның температураларын үлчәделәр, ә залдагы урыннарның яртысына гына утырырга рөхсәт ителгән иде, диелә хәбәрдә
Мәдәни үзәк фойесында картиналар, курчаклар һәм уңыш үрнәкләреннән күргәзмә оештырылган иде. Концерт залы сәхнәсендә милли коллективлар чыгыш ясады, экранда төбәк районнарыннан видеоязмалар күрсәтелде. Шулай ук хәрби оркестр да татар көйләрен уйнады.
Администрациядә әйтүләренчә, Красноярск краенда елына егермедән артык төрле милли бәйрәм уза. Мондый чаралар мәдәни күптөрлелекне күрсәтә һәм шәһәрдә яшәүче халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. «Яр» автономиясе өчен «Сөмбелә» бәйрәме карантин чараларны йомшартканнан соң уздырылган беренче чара булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз