news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Красноярскида белдерүләр сайтына «Азат хатын» журналларын сатуга куйганнар

Сатучы исемен, журналлар аңа каян килгәнен әйтергә теләми.

Красноярскида белдерүләр сайтына «Азат хатын» журналларын сатуга куйганнар
www.avito.ru

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Красноярскида белдерүләр сайтына 1980-2000 елларда дөнья күргән «Азат хатын», «Сөембикә» журналларын сатуга куйганнар. Сатучы 150 данә журнал өчен өч мең сум сорый.

Белдерү 11 гыйнварда эленгән. 25 гыйнварга аны 398 кеше караган.

Казаннан 3300 километр читтә урнашкан шәһәрдә иске татар журналлары сатылуы кызыксыну уятты. «Татар-информ» хәбәрчесе сатучы белән элемтәгә чыкты. Телефонны ир-ат алды. Ул исемен, журналлар аңа каян килгәнен әйтергә теләмәде, хәтта татарча исәнләшкәнне аңламады.

«Телефон номерына беркетелгән счетка өч мең сум күчерегез дә, адресыгызны языгыз. Китереп бирербез, яисә посылка итеп җибәрербез. Болай гына кызыксынучылар белән сөйләшергә теләмим», — диде дә, элемтәне өзде журналлар сатучы ир-ат.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100