news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Красноярскида 12 яшьлек укучы кыз низаг вакытында ике яшьтәшен пычак белән яралаган

Яшүсмерләрне узып баручы ир-ат күргән, яралыларны хастаханәгә алып барган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Красноярскиның Дивногорск шәһәрендә балигъ булмаган өч кыз арасында низаг чыккан. Аннары алар мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен урман полосасына киткән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Красноярск крае буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, мөнәсәбәтләрне ачыклау вакытында 12 яшьлек укучы кыз ике яшьтәшен пычак белән яралаган. Яшүсмерләрне узып баручы ир-ат күргән, яралыларны хастаханәгә алып барган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Кызларны пычак белән яралаучының шәхесе ачыкланган. Аның белән балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре эшли.

Кулына пычак алган кыз эчке эшләр органнарында исәптә тормаган. Хәзер бу мәсьәлә хәл ителә.

"Хәзер зыян күрүчеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә берни янамый", - дип белдерделәр Красноярск крае буенча Баш идарәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot