Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Красноярск мөселманнары Бердәм диния нәзарәтенең җиденче мәҗлесе узды
25 ноябрьдә Красноярск крае мөселманнарының Бердәм диния нәзарәтенең җиденче мәҗлесе узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җыелышта Красноярск краеның төрле төбәкләреннән 36 имам катнашты. Алар көнүзәк проблема һәм мәсьәләләр турында фикер алышу өчен, шулай ук киләчәккә планнар билгеләү һәм башкарылган эш нәтиҗәләрен анализлау өчен җыелды.
Чарада төбәк губернаторы администрациясе һәм Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты, алар доклад белән чыгыш ясады.
Катнашучылар дини объектларның террорчылыктан яклану мәсьәләләре турында фикер алышты, Красноярск краеның дини җәмгыятьләре тормышын тикшерде. Барыннан да бигрәк, Красноярск мөфтиятенең уку йортлары, төзәтү учреждениеләре һәм хәйрия эшчәнлеге белән үзара хезмәттәшлек эшчәнлегенә төп игътибар бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз