Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Красноярск мөфтияте махсус операциядә һәлак булганнар истәлегенә агач утырту оештырды
Хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү буенча «Геройларга мәңгелек хәтер» төбәкара иҗтимагый оешмасы һәм Красноярск мөфтияте махсус операциядә һәлак булган хәрбиләргә багышланган чара оештырган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр итәләр.
Һәлак булганнарның тол хатыннары һәм әниләре Красноярск шәһәренең Зеленая роща микрорайонындагы Гвардейский паркында агачлар утырткан. Биредә илебезнең 32 төбәгеннән катнашучылар булган. Красноярск шәһәре Җәмигъ мәчетенә йөрүче мөселманнар катнашучылар өчен пылау, салат, җиләк-җимеш һәм башка сыйлар белән пикник оештырган.
Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаилә әгъзалары чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдергән, диелә хәбәрдә.
«Бу көн бердәмлек һәм хөрмәт символына әверелде. Бүген җир, батырлык һәм фидакарьлек истәлегенә тамыр җәеп, яшәеш һәм өметне гәүдәләндерүче яңа үсентеләрне кабул итте. Һәр агач – үсемлек кенә түгел, ә киләчәк буыннар имин яшәсен өчен үз гомерен корбан иткән кешеләр турында тере истәлек», - дигән сүзләр белән оештыручылар чараның төп мәгънәсен тасвирлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз