news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Красноярск өлкәсендә вертолет һәлакәтендә 18 кеше үлгән

Игарка шәһәреннән ерак түгел урында һәлакәткә очраган Ми-8 вертолеты вахта эшчеләрен йөрткән булган.

(Казан, 4 август, “Татар-информ”). Красноярск өлкәсендә вертолет һәлакәткә очрап, 18 кеше үлгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Красноярск өлкәсенең Игарка шәһәреннән ерак булмаган урында һәлакәткә очраган вертолет бортында 18 кеше булган. Аларның барысы да һәлак була. Бу хакта ТАСС агентлыгына төбәкнең экстрен хезмәтләрендәге чыганак хәбәр иткән.

Чыганак “UTair компаниясе вертолеты бортында өч экипаж әгъзасы һәм 15 пассажир булган. Барысы да һәлак”, дип хәбәр җиткергән.

Красноярск өлкәсе буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсендә вертолетның җирле вакыт буенча 10:20 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән – 6:20 сәгать) җиргә төшүен раслаганнар һәм фаҗига турында мәгълүматлар ачыклана, дип белдергәннәр.

Мәгълүматлары буенча, вахта эшчеләрен нефть таба торган урынга йөртүче вертолет очып китеп, һавага күтәрелү белән үк егылып төшкән. Баклары ягулык белән тулы булган очкычка шундук ут капкан. Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, һәлакәт техник төзексезлек аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100