Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Красноярск краеның көньягында кар яуган
Красноярск краеның көньягында тауларда кар яуган. Бу хакта «Ергаки» табигый паркы визит-үзәгеннән хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости.
«Кар яуды. Трассаны яхшы чистарталар, әмма кышкы резинада (машиналарга) килү яхшырактыр, мөгаен. Тагын явар дип көтәбез», – дигән агентлык әңгәмәдәше.
Красноярск краеның көньяк районнарында һәм тау сырты аша үтә торган юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк башлыгы Telegram-каналында хәбәр иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз