news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Красноярск краеның Ениисейск шәһәрендә татар-мөселман мәдәнияте үзәге ачыла

Красноярск краеның Ениисейск шәһәрендә татар-мөселман мәдәнияте үзәген ачу була. Бу хакта РФ Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзәк экспозициясе Ениисей татарларының күпкырлы дөньясын ачачак: биредә борынгы эш коралларын, милли бизәк элементларын һәм халыкның көнкүреше һәм рухи тормышының башка дәлилләрен күрергә мөмкин булачак. Коллекциянең бер өлеше үзәк залларында, ә бер өлеше мәчет янындагы ачык мәйданчыкта урнашачак.

Шәһәр имамы Әмир Акманаев гыйбадәт йортында табылган кулъязма һәм басма Коръән коллекциясе турында сөйләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot