news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Красноярск краендагы авиаһәлакәттә җиде Башкортстан кешесенең гомере өзелгән

Һәлакәт Игарка торак пунктыннан 180 километр ераклыкта килеп чыккан.

(Казан, 5 август, “Татар-информ”). Красноярск краенда “ЮТэйр” авиакомпаниясе Ми-8 вертолеты һәлакәткә тару нәтиҗәсендә үлгән 18 кешенең җидесе Башкортстаннан булган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Алдан "Татар-информ" һәлакәт Игарка торак пунктыннан 180 километр ераклыкта килеп чыгуын хәбәр иткән иде.

Фаразлар буенча, һәлакәт сәбәбе булып, очкычның икенче вертолет белән бәрелешү очрагы карала.

“Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт сәгать көндезге уннар тирәсендә Ванкорск районында килеп чыккан. Очкычта 3 экипаж әгъзасы һәм 15 пассажир-вахтовик булган. Мәгълүматлар буенча, алар барысы да һәлак булган”, - диелгән Россия Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Билгеле булганча, “Ванкор” мәйданыннан ике вертолет күтәрелгән. Аларның берсе эшчеләрне, икенчесе авыр металлоконструкция алып бара торган булган. Эшчеләр утырган вертолет, беренчел мәгълүматлар буенча, йөк аскан очкычка эләгеп киткән.

Һәлакәткә тармас өчен йөген ыргыткан очкычтагы кешеләр зыян күрмәгән.

“Ми-8 дәге кара тартмалар табылган, әмма анда сәбәпне ачыклардай тулы мәгълүмат бармы икән... Һәлакәт бик тиз арада булган”, - дигәннәр Гадәттән тыш хәл штабында.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов һәлак булганнарның гаиләләренең югалту кайгысын уртаклашкан.

Һәлак булучылар исемлеге:
Горюхин Артем Александрович (9.05.1975 туган елы).
Атнабаев Владимир Станиславович (29.11.1994 туган елы).
Баязитов Александр Валерьевич (07.04.1992 туган елы).
Микрюков Олег Сергеевич (13.02.1989 туган елы).
Чичерин Роман Петрович (29.08.1967 туган елы).
Шәйдуллин Роман Игоревич (08.10.1989 туган елы).
Вәлитов Айдар Галимулла улы (11.06.1968 туган елы).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100