news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Красноярск краенда Bell җиңел вертолет һәлакәткә очраган: ике кеше үлгән

Тикшерү комитеты бу факт буенча эш башлаган.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Красноярск краенда Bell җиңел вертолеты һәлакәткә очраган: пилот һәм пассажир үлгән. Бу хакта «Интерфакс» яза.

"Красноярск краеның Ярцево торак пунктыннан 20 км ераклыкта вертолет ватыклары, шулай ук ике кешенең үле гәүдәсе табылган", - дип белдерә агентлык. Тикшерү комитеты бу факт буенча эш башлаган.

Искәртеп үтик: вертолет кичә кич элемтәгә чыкмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot