news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Красноярск крае шәһәрләрендә һәм авылларында Сабан туе була

11 июньнән 9 июльгә кадәр Красноярск крае шәһәрләрендә һәм авылларында Сабантуй бәйрәме узачак. Ул крайның 17 торак пунктында үткәрелә.

Край Сабантуйлар саны буенча Себер федераль округы төбәкләре арасында лидерлыкны саклап калды. Бу край, шәһәр, район һәм авыл хакимияте органнары, татар иҗтимагый оешмалары, Россия коммерция оешмалары һәм меценатларның уртак эше, шулай ук Татарстан Республикасы ярдәме белән мөмкин булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Красноярск краенда «Сабантуй» бәйрәме үткәрүнең төп максаты - төбәк халыкларының этномәдәни үсеше аша Россия милләтенең бердәмлеген ныгыту, аларның уникаль мәдәни мирасын саклау һәм пропагандалау.

Беренче Сабантуйлар Пировск муниципаль районының Салоуха, Ковригино һәм Комаровка авылларында узды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot