news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Красноярск крае Назарово шәһәрендә беренче тапкыр татар көрәше турниры уза

Ярышлар 25 мартта "Шахтёр" спорт комплексында узачак.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Красноярск краеның Назарово шәһәрендә беренче тапкыр милли татар көрәше буенча III ачык “Көрәш” халыкара турниры узачак. Бу хакта “Көнчыгыш 24” агентлыгы хәбәр итә.

Ярышлар 25 мартта ”Шахтёр” спорт комплексында узачак. Чара көндезге 11.00 сәгатьтә старт ала. Бил алышында Красноярск, Ачинск, Ужур, Шарыпово, Кемерово шәһәрләре һәм өлкәләреннән, Хакасия республикасыннан спортчылар катнашуы көтелә.

Рингта хуҗаларны Назарово районы, Олимпия резервы шәһәр спорт мәктәбе һәм аграр техникум командалары тәкъдим итәчәк. Ярыш нәтиҗәсендә турнир батыры билгеләнәчәк.

Биредә шулай ук зур гына мәдәни программа да әзерләнә. Красноярскидан “Йолдыз” коллективы чыгышы көтелә, көрәштән тыш та төрле бәйгеләр оештырылачак, милли ризыклар тәкъдим ителәчәк.

Көрәш 2013 елда ул Казанда үткәрелгән Җәйге Универсиада программасына кертелде, дип искәртә агентлык.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100