news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Красноярск крае мөфтияте Кодинск шәһәрендә мәчет төзү өчен акча җыю турында игълан итте

Красноярск крае мөселманнары Бердәм диния нәзарәте Красноярск краеның Кежемский районы Кодинск шәһәрендә мәчет төзелешен тәмамлау өчен акча җыю турында игълан итте. Мәчет проекты 150 кешегә исәпләнгән, әмма төзелеш инициаторлары белдергәнчә, мәчет берьюлы 250 намаз укучыны сыйдыра алачак. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Кодинск мөселманнары арендаланган бинада җыела, ә 500 километр якын-тирәдә бер генә мәчет тә юк. Бу мәчеткә якындагы башка торак пунктлардан да киләчәкләр дип планлаштырыла.

Шәһәрдә мәчет мөселманнар никах укыту йоласын үти, җеназа намазлары укый алсын өчен дә кирәк, дип билгеләде Кодинск шәһәре мөселман оешмасы җитәкчесе, имам Рамазан Дадаев. «Яшь буынны Ислам диненә өйрәтәсе килә, чөнки якын-тирәдә мәчет тә, Ислам диненә укыту учреждениеләре дә юк. Без башка шәһәрләрдәге мөселманнардан ерак. Мәчетне мөмкин кадәр тизрәк төзеп бетерәсебез килә, ә моның өчен әле тагын бик күп нәрсәләр кирәк. Үз көчебез белән диварлар төзедек, хәзер түбә, җылыту, эчке бизәү эшләрен башкарырга кирәк», - ди имам.

Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) «Кем дә кем кыр тавыгы оясы зурлыгында гына булса да мәчет салса, Аллаһ Тәгалә аңа җәннәттә йорт салыр» дигән, дип яза Диния нәзарәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot