news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Красноярск крае мөфтияте Кодинск шәһәрендә мәчет төзелешенә акча җыю турында игълан итте

Красноярск крае мөселманнары бердәм Диния нәзарәте Красноярск краеның Кежма районындагы Кодинск шәһәрендә мәчет төзелешенә акча җыю турында игълан итте. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

Мәчет проекты 150 кешегә исәпләнсә дә, төзелешнең инициаторлары белдергәнчә, Аллаһ йорты бер үк вакытта 259 кешене сыйдыра алачак.

Шушы көннәрдә 1 миллион 800 мең сумга кирпеч сатып алырга ниятлиләр, шуннан соң түбә ябу, эчке бизәкләү эшләрен башкару, койма тоту һәм мәчет территориясен тәртипкә китерү бурычы тора.

Хәзерге вакытта Кодинск мөселманнары арендага алынган бинага җыела, якын-тирәдә бер мәчет тә юк. Аллаһ йортына якындагы башка торак пунктлардан да мөселманнар килер дип көтелә.

Кондинскиның мөселман оешмасы җитәкчесе, имам Дадаев Рамазан Камалдин оглы билгеләп үткәнчә, шәһәрдә мәчет мөселманнар никахлашу йоласын үтәсен, җеназа намазын укысын өчен дә кирәк. «Яшь буынны ислам дине нигезләренә өйрәтәсе килә, чөнки якын-тирәдә мәчет тә, ислам уку йорты да юк. Аллаһ йортын мөмкин кадәр тизрәк төзеп бетерәсе иде, әле аның өчен бик күп нәрсә кирәк. Үз көчебез белән диварларын торгыздык, хәзер түбә ябасы, җылылык үткәрәсе, эчке бизәкләү эшләрен башкарасы бар», - дип искәртте имам.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100