news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Красноярск краеның Кодинск шәһәрендә яңа мәчет нигезенә беренче таш салдылар

Августының соңгы көнендә Красноярск краеның Кодинск шәһәрендә мәчет нигезенә беренче таш салдылар. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Чарага Красноярск крае мөфтие Гаяз хәзрәт Фәткуллин, Кежма районы башлыгы Павел Безматерных килде.

Документлар әзерләү процессы, җир участогын сайлау, мәчет проектлау эше 9 елдан озаграк барды. Кодинск шәһәрендә ислам динен тотучы төрле халыклар вәкилләре яши. Алар инде күптән үз диннәрен бергәләп тотарга, традицияләрен һәм мәдәниятен балаларына һәм оныкларына өйрәтү өчен урын булдырырга теләде. Аларның күбесе Кодинск шәһәренә 30 һәм хәтта 40 ел элек килгән. Шәһәргә 1977 елда нигез салынган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100