news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Красноярск губернаторы Универсиадага әзерлектә ярдәм өчен Татарстанга рәхмәт белдергән

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, губернатор Татарстаннан ярдәм булмаса, бик авыр булыр иде дигән.

Красноярск губернаторы Универсиадага әзерлектә ярдәм өчен Татарстанга рәхмәт белдергән
tatarstan.ru

(Казан, 7 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Красноярск губернаторы Универсиадага әзерлектә ярдәм иткән өчен Татарстан Президентына рәхмәт белдергән. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан журналистлар белән очрашуда әйтте.

Журналист соравы Красноярскта Универсиада ачылышына бәя бирү, безне уздыра алганнармы-юкмы – шул хакта иде. “Бик матур оешкан. Безнең республикадан бик күп белгечләр, волонтерлар анда. Губернатор кичә миңа шалтыратып, бик зур рәхмәтләр әйтте. Әгәр дә Татарстаннан ярдәм булмаса, сезнең кешеләрегез безгә килеп булышмаса, безгә бик авыр булыр иде, диде”, - ди Рөстәм Миңнеханов.

Президент фикеренчә, безне уздыра алганнармы-юкмы дигән сорау куярга ярамый. “Кемнеке яхшырак дип чагыштыру кирәкми”, - дип җавап бирде ул.

“Без кемнеке яхшырак дип бәяләү максаты куймыйбыз. Без шатланабыз: Россиядә шундый зур вакыйга! Әгәр теләсәң, җитешсезлекләрне кая да табарга була. Кунакка чакыр, өегезгә киләм, күп кенә җитешмәгән әйберләрне күрсәтәм. Без алар өчен сөенеп, аларга яхшылык теләп бардык”, - ди Рөстәм Миңнеханов.

“Беренчедән, Себердә бөтен дөнья күләмендә шундый зур вакыйга. Себергә 50-60лап илдән вәкилләр килде. Красноярскта Универсиадага әзерлек барышында күп кенә эшләр башкарылды. Красноярскка Россия Президенты килде. Әлбәттә, Красноярск бик матурайды. Без дә бит аннары футбол чемпионаты, башкасын да уздырдык. Һәр адым – ниндидер алга барыш”, - дип белдерде Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100