news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Красноярск Җәмигъ мәчетенә экскурсиядә укучылар ислам дине белән танышты

Красноярск Җәмигъ мәчетендә шәһәрнең 1нче мәктәбе 4нче сыйныф укучылары өчен экскурсия булды. Ул Россиядә дин дәресе кысаларында узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укучыларга мәчет төзелеше, исламның биш баганасы һәм иманның алты баганасы турында сөйләделәр.

Мәчеттә мондый экскурсияләр балалар өчен мәктәп программасы, өлкәннәр өчен квалификация күтәрү курслары һ.б. кысаларында даими үткәрелүе билгеләп үтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100