Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Красноярск Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе «Тылсымлы рифма» бәйгесе игълан итте
Красноярск Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе теләгән һәркемне «Тылсымлы рифма» бәйгесендә катнашырга чакыра. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бервакыт Сәет һәм Мәрьям шигырь язарга уйлаган. Әмма, ничек кенә тырышсалар да, сүзләргә рифма таба алмаган. Сәет һәм Мәрьям булдыра алмаганны эшләп карагыз һәм намаз, пәйгамбәр, зәкят, хаҗ, шәһәдә, рамазан сүзләренә рифма табыгыз. Шул рифмаларны кулланып дүрт юллык шигырь иҗат итегез (һәр сүз белән 1 дүрт юллык). Биремне матур итеп кәгазьгә языгыз», - диелә хәбәрдә.
Бәйгедә гаилә белән катнашу хуплана (конкурста бер кеше бер эш белән катнаша). Кәгазьнең арткы ягында катнашучының исем-фамилиясен, шулай ук телефонын языгыз. Яшь буенча чикләүләр юк.
Бәйге тәмамлангач, мәчеттә күргәзмә оештырылачак. Рус телендәге эшләр ел ахырына кадәр кабул ителә, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз