news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Красновидово музеенда җитенгә багышланган чара үткәрелде

Тукылган эшләнмәләр белән танышу мөмкинлеге булды

 (Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Кама Тамагы районының Красновидово музеенда җитенгә багышланган чара үтте.

Анда музей хезмәткәрләре элек заманнарда халык көнкүрешендә җитен һәм арышның аерым урын алып торганлыгы хакында сөйләде. Җитен игү һәм аны эшкәртү нечкәлекләрен искә төшерде. Әлеге чарага килүчеләр музей экспонатлары арасында тукылган сөлгеләр һәм башка әйберләр белән танышты, дип белдерә “Идел таңнары” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100