news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Красновидово авылында узачак Алма Спасы бәйрәменә 2,5 мең турист килүен көтәләр

ТР Милли музее элек Казан губернасында яшәгән рус халкының традицион һөнәрчелегенә һәм мәдәниятенә багышланган яңа музей булдырырга планлаштыра.

Красновидово авылында узачак Алма Спасы бәйрәменә 2,5 мең турист килүен көтәләр
С.Исхаков

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Григорий Князев). Татарстанның Милли музее 19 августта Красновидово авылында узачак "Алма Спасы бәйрәме"нә 2,5 мең турист килүен көтә. Музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова "Татар-информ"да әлеге бәйрәмгә багышланган матбугат конференциясендә шул хакта белдерде.

Директор сүзләренчә, якын киләчәктә ТР Милли музее Казан губернасында яшәгән рус халкының традицион һөнәрчелегенә һәм мәдәниятенә багышланган яңа музей территориясе булдырырга ниятли, ул ачык һавада урнашачак.

"Алма Спасы" – Милли музей тарафыннан Кама Тамагы районының Красновидово авылында үткәрелә торган фольклор-музей бәйрәме. Аны уздыру урыны очраклы сайланмаган: Красновидовода Милли музейның филиалы – А.М.Горький музее урнашкан. Бөек рус язучысы 1888 елда әлеге авылда берничә ай яшәгән. Моннан тыш, авыл үзенең алма бакчалары белән дә данлыклы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100