news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Красноуфимскида татар әдипләре әсәрләренә багышланган «Тере классика» әдәби бәйгесе була

20 октябрьдә Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәрендә «Тере классика» татар шагыйрь һәм язучылары әсәрләрен укучыларның әдәби бәйгесе узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Чара Красноуфимск шәһәр округының Мәдәният һәм ял үзәге муниципаль автономияле учреждениесендә (Красноуфимск шәһәре, Совет урамы, 2) оештырыла.

Бәйгегә Свердловск өлкәсе халкы, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары чакырыла.

Катнашу өчен гаризаларны 13 октябрьгә кадәр, бирелгән форма нигезендә 89536030325@mail.ru электрон адресына җибәрү кирәк.

Катнашучыларны теркәү 20 октябрь, 9.00 сәгатьтә Мәдәният һәм ял үзәге фойесында булачак. Бәйге 10.00 сәгатьтә, үзәкнең кече залында башлана. Конкурсантларның чыгыш ясау тәртибен оештыру комитеты билгели. Конкурсантлар оештыручылар аппаратурасын куллана.

Бәйгегә йомгак һәм җиңүчеләрне бүләкләү шул ук көнне, 17.00 сәгатькә тәгаенләнгән, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100