Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Красноуфимскида милли мәдәниятләр фестивале узды
Красноуфимскида милли мәдәниятләр фестивале узды
(Екатеринбург, 6 март, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Свердловски өлкәсенең Красноуфим каласында төбәкнең көнбатыш округы милли мәдәниятләр фестивале булып узды. Фестивальдә округта яшәүче рус, татар, мари үзешчән коллективлары катнашты. Татарлар арасыннан биредә Красноуфим халык театры коллективы, Түбән Сырга районының Уфа Шигере авылыннан “Шатлык” ансамбле, Әртә районы, Биткен авылы мәктәбе балалары, Әчит районы Гәйнә авылыннан атаклы Садыйковлар гаиләсе чыгыш ясады. Татар коллективлары чыгышын, бигрәк тә Садыйковлар гаиләсен, тамашачылар гөр килеп кабул иттеләр.
Алты бала үстергән бу гаиләдә кулына гармун тотмаган һәм җырлый белмәгән бер кеше дә юк. Күп еллардан бирле инде Садыйковлар гаиләсе тирә-як авылларда гына түгел, Башкортстанда, Пермь өлкәсендә концертлар куеп, тамашачының мәхәббәтен яулаган. Кече уллары Виларек Садыйков менә икенче елын инде Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының татар эстрада театры бүлегендә белем ала. Гаиләдәге талант ияләренең барлык сыйфатларын да үзенә җыйган Виларекка якыннары гына түгел, остазлары да зур өмет баглыйлар.
Фестивальдә катнашучылар барысы да Свердовски өлкә мәдәният министрлыгының “Катнашучы дипломы”на лаек булдылар. Шулай ук Татарстанның даими вәкиллеге тарафыннан татар коллективларына рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз