news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Красноуфимскида халык уен коралларында уйнаганнар

Концертта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең мактау грамоталарын да тапшырдылар.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). 9 февральдә Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Р. Йосыпов Красноуфимскида «Уйна, гармун!» халык уен коралларында уйнаучыларның VI бәйгесен ачуда катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Даими вәкиллек консультанты Р. Йосыпов татарларның мәдәни традицияләрен пропагандалаган өчен һәм «Уйна, гармун!» халык уен коралларында уйнаучыларның VI ачык бәйгесен уздырганы өчен Мәдәният һәм ял үзәге директоры Н.Дейковага һәм милли мәдәният буенча методист М. Әхтәмовага ТР Даими вәкиллегенең мактау грамоталарын тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot