news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Красноуфимскида «Без Уралда яшибез» милли мәдәниятләр ачык бәйгесе була

Чара ике яшь төркемендә - 6-17 һәм 18-55 яшьлекләр арасында үткәрелә.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). 21-22 мартта Красноуфимск шәһәренең Мәдәният һәм ял үзәгендә «Без Уралда яшибез» дигән XII Милли мәдәниятләр ачык конкурсы узачак. Бу хакта Урал татарлары сайты хәбәр итә.

Чара ике яшь төркемендә - 6-17 һәм 18-55 яшьлек арасында үткәрелә.

21 мартта 18-55 яшьлекләр өчен конкурс программасы түбәндәге тәртиптә узачак:

  • 9:00 – катнашучыларны теркәү;
  • 11:00 – конкурс программасы;
  • 16:00 – теоретик мастер-класс (түгәрәк өстәл);
  • 17:00 – җиңүчеләр смотры (Гала-концерт), бүләкләү тантанасы.

22 мартта 6-17 яшьлекләр өчен каралган бәйрәм программасы:

  • 9:00 – катнашучыларны теркәү;
  • 10:00 – конкурс программасы;
  • 15:00 – теоретик мастер-класс (түгәрәк өстәл);
  • 16:00 – җиңүчеләр смотры (Гала-концерт), бүләкләү тантанасы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100