news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Красногорск шәһәрендә 29 кеше агуланып хастаханәгә эләккән

Красногорск шәһәрендә предприятиенең 29 хезмәткәре агуланып хастаханәгә озатылган, прокуратура тикшерү башлаган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Якынча мәгълүматлар буенча, 28 июль кичендә Красногорск шәһәр округында урнашкан предприятиенең 29 хезмәткәре агулану билгеләре белән хастаханәгә озатыла.

Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да ашханәдә ашаганнан соң авырып киткән.

Тикшерү барышында, аны үткәрү Красногорск шәһәр прокуратурасына йөкләнгән, булган хәлнең барлык шартлары ачыкланачак, шул исәптән туклануны оештыруда җаваплы кешеләрнең гамәлләренә бәя биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100