news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Красногорск шәһәрендә гаилә Сабан туе узды

https://tatar-congress.org/

Мәскәү өлкәсендәге Красногорск шәһәрендә гаилә «Сабан туе» үтте. Бәйрәм программасында татар һәм башкорт артистлары катнашында концерт, мастер-класслар, традицион милли уеннар бар иде. «Бөтендөнья татар конгрессы» шул турыда хәбәр итә.

Бәйрәмнең рәсми ачылышында Красногорск районының җирле татар автономиясе рәисе Ирек Туктагулов, «Красногорск парклары» мәдәният учреждениесенең сәнгать җитәкчесе Олеся Бывшева катнашты.

Бәйрәмне Красногорск районы Җирле татар милли-мәдәни автономиясе, Красногорск шәһәре Мөселманнарның җирле дини оешмасы, режиссер-куючы Эльмира Сирачева һәм милли чараларны оештыручы Зөһрә Абдюханова әзерләгән. Пушкино шәһәренең татар автономиясе исә, татар халкының милли продукциясе һәм кием элементлары күргәзмәсен оештырды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100