Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Краснодар фирмасы Татарстанда законсыз рәвештә ком чыгарган өчен 36 миллион сум түләячәк
Краснодар крае фирмасы Татарстанда законсыз рәвештә ком чыгарган өчен 36 миллион сум түләячәк, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы.
Ком чыгару эшләре Түбән Кама районының Түбән Афанас авылы янында алып барылган - урында йөк машиналары, йөк төягечләр һәм бульдозер эшләгән. Шул ук вакытта, махсус техникага ия булган фирма ком чыгаруга рөхсәт алмаган. Законсыз карьерның мәйданы - 30 000 квадрат метр, күләме 129 000 кубометр тирәсе, ә җир асты байлыкларына китерелгән зыян 36 миллион 363 мең сум тәшкил иткән.
Фирмадан закон бозуны бетерүне таләп иткәннәр, әмма ул аны үтәмәгән. Шуннан ТР Экология һәм табигый министрлыгы Краснодар краеның Арбитраж судына мөрәҗәгать иткән, ул компанияне җир асты байлыкларына китерелгән зыян суммасын түләргә мәҗбүр иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз