news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодарга пилотсыз һөҗүм вакытында зыян күрүчеләр саны 12 гә җиткән

Краснодарга БПЛА һөҗүме вакытында зыян күрүчеләр саны 12 кешегә кадәр арткан, дип яза ТАСС төбәк оперштабына сылтама белән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, һөҗүм вакытында ике бала һәлак булган, тагын 7 – зыян күргән. Шулай ук ике олы кеше хастаханәгә озатылган.

«Краснодарга БПЛА һөҗүме вакытында зыян күрүчеләр саны 12 гә кадәр артты. Халык биш катлы күп фатирлы йортка һәм шәхси балалар үзәгенә пилотсыз очкычлар җимерекләре төшү нәтиҗәсендә зыян күргән. 10 кеше, шул исәптән 6 бала хастаханәгә озатылган. Аларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot