Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Краснодарда яшәүче ир-ат Татарстан инспекторы белән сугышкан өчен хөкем ителгән
Апрель башында өч исерек ир-ат автомобильдә йөреп килергә уйлаган, әмма аларга ЮХИДИ инспекторы комачаулаган.
(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Краснодарда яшәүче ир-ат Татарстан инспекторы белән сугышкан өчен 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу турыда “Татар-информ”га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Апрель башында өч исерек ир-ат автомобильдә йөреп килергә уйлаган. 7нче модель “Жигули” руле артына Краснодардан килгән 33 яшьлек ир-ат утырган. Алар машинада Марий Элдан Казан ягына хәрәкәт иткәннәр, каршы як полосага чыккан машинага юл-патруль хезмәте экипажы игътибар иткән. Алар машинаны туктатырга тырышып караганнар, әмма йөртүче инспектор таләбен үтәмәгән һәм зур тизлектә Васильево ягына киткән.
Инспекторлар “Жигули”ны бистәнең торак йортлары янында гына туктата алган. Исерекләр компаниясе автомобиль салоныннан чыккан һәм качмакчы булганнар.
ЮХИДИ инспекторы җиңел машина йөртүчесен киеменнән тоткан, ә тегесе арттан эләктереп алып, җиргә салган.
Качарга теләгән йөртүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд ир-атны бер елга шартлы рәвештә хөкем иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз