news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодарда «Ядәч! Истә» фильмы була

7 октябрьдә 12.00 сәгатьтә Краснодарда Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә — Бери да помни» фильмы күрсәтеләчәк. Бу хакта «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Краснодар татарлары» сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Фильмны карарга теләүчеләрне Дзержинский урамы, 100 адресы буенча «Кызыл мәйдан» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Киномонитор» кинотеатрында көтеп калабыз. Үзегез белән балаларны, туганнарны, дусларыгызны алыгыз. Фильм рус телендә булачак», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot