news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодарда халыклар дуслыгына багышланган «Бердәмлек территориясе» концерты булды

Краснодарда халыклар дуслыгына багышланган «Бердәмлек территориясе» концерты булды
Фото: ВКонтакте социаль челтәрендәге «Краснодар татарлары» төркеме

Краснодар шәһәренең Җиңү паркында халыклар дуслыгына һәм милли мәдәниятләрне саклауга багышланган «Бердәмлек территориясе» дип аталган зур бәйрәм концерты узган. Чара шәһәр халкына һәм кунакларына төрле халыкларның бай мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге биргән. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Краснодар татарлары» төркеме хәбәр итә.

Краснодарның «Энҗе бөртекләре» татар бию төркеме чыгышы бәйрәм программасының иң күркәм өлешләреннән берсе булды. Алар тамашачыларга татар халкының милли үзенчәлеген, нәфислеген һәм дәртле рухын чагылдырган биюләр бүләк итте. Күз явын алырлык милли киемнәр, гореф-гадәтләрне саклап башкарылган дәртле хәрәкәтләр һәм артистларның осталыгы мәйданга җыелган халыкны битараф калдырмады — тамашачылар коллективны алкышларга күмде, диелә хәбәрдә.

Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый концертлар төбәктә яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында дуслык җепләрен ныгытырга һәм яшь буында милли мәдәнияткә карата хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә.

«Бердәмлек территориясе» бәйрәме күпмилләтле Краснодар краенда татар мәдәниятенең дә лаеклы урын алып торуын һәм зур кызыксыну уятуын тагын бер тапкыр исбатлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot