news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодарда татарларның туй йолалары турында сөйләячәкләр

«Татар туе» семинарына килүчеләр милли ризыклардан авыз итә ала.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 12 декабрь көнне Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы «Татар туе» дигән семинар оештыра.

«Татарча туйның нинди нечкәлекләре бар? Халык туйлары үзенчәлекле, чөнки ул табын һәм бәйрәм генә түгел, ә билгеле бер йолаларны үтәү дә әле. „Татар туе“ семинарында сезне татар туеның йолалары һәм гореф-гадәтләре турында театральләштерелгән тамаша көтә», — диелгән «Болгар-К» оешмасының Инстаграм сәхифәсендә.

Оештыручылар сүзләренчә, чарага килүчеләр татар халык ризыкларыннан авыз итә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100