news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодарда татарча биергә өйрәтәләр

Дәресләр һәр шимбә үткәрелә.

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). 16 мартта Краснодардагы милләттәшләребез өчен татар халык биюләре дәресләре ачыла. Бу хакта "Булгар-К" татар яшьләре берләшмәсе хәбәр итә. 
 
Татарча биергә өйрәнергә теләүчеләр өчен дәресләр һәр шимбә уздырылчак, диелә хәбәрдә. 
 
Моннан тыш шимбә саен җирле татарлар өчен гарәп һәм татар теле дәресләре дә үткәрелә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot