news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодарда татар теле дәресләре башлана

Краснодар шәһәрендә татар телен өйрәнергә теләге булган өлкәннәр төркеме җыялар. Бу хакта Краснодар краеның «Болгар-К» татар иҗтимагый оешмасы «ВКонтакте» челтәрендә хәбәр итә.

Беренче дәрес бу җомгада, 15 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә була, җыелу вакыты 18:45 сәгатьтә, диелә хәбәрдә.

Дәресләр Краснодар шәһәренең Кызыл Армия урамы, 53 йортта була. Алдан 8-965-460-70-79 телефон номеры аша язылырга кирәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot