news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодарда Татар мәдәнияте фестивале була

Краснодарның «Болгар-К» татар җәмгыяте Татар мәдәнияте фестиваленә чакыра. Бу хакта «Вконтакте» социаль челтәрендә «Краснодар татарлары» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Фестивальдә татар җәмгыяте әгъзалары чыгышлары белән концерт, татар күргәзмәсе тәкъдим ителә һәм татар ризыкларын татып карарга мөмкин була.

«Безнең искиткеч бәйрәмгә килегез! Сезне 11 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә Милли мәдәниятләр үзәгендә (Кызыл Армия урамы, 53 йорт, актлар залы, 3 кат) көтәбез», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot