news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодарда татар кызларының «Оста бикә» бәйгесе була

10 декабрьдә Краснодарда «Оста бикә» («Татар кызы») милли татар бәйгесе узачак. Бу хакта «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Краснодар татарлары» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Катнашучылар конкурс кысаларында татар кызының иң яхшы сыйфатларын күрсәтәчәк. Анда үзең һәм туган илең турында сөйләргә, татар халкының милли киемнәре дефилесе, иҗади номер, кул эше күнекмәләре һәм татар халкының милли ашлары конкурсы була.

«Бәйгедә катнашырга теләүчеләрне 10 декабрьдә 14:00 сәгатьтә Красноармейская урамы, 53 йорт адресы буенча көтәләр», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot