news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодарда сигезенче сыйныф укучысы укучыларга пычак белән ташланган

Краснодардагы мәктәптә сигезенче сыйныф укучысы пычак белән укучыларга ташланган. Якынча мәгълүмат нигезендә, барлыгы дүрт бала зыян күргән, дип хәбәр иткәннәр РИА Новостига прокуратурада.

Краснодар шәһәре Прикубанский округы прокуратурасы тикшерү үткәрә.

«Краснодардагы Российский бистәсендә урнашкан 94 номерлы мәктәп филиалы бинасында сигезенче сыйныф укучысы укучыларгапычак белән ташланган. Якынча, дүрт бала зыян күргән», - диелә ведомство хәбәрендә.

Шәһәр администрациясендә белдерүләренчә, Краснодардагы Российский бистәсе мәктәбендә булган очрактан соң өч укучы зыян күргән, урында хокук саклау органнары эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot