Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Краснодарда майның соңгы көнендә Сабан туе узачак
Быел Краснодарда Сабан туе 31 майда була. Милли бәйрәм 15.00 сәгатьтә Чистяковская роща паркында башлана, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Сабан туена килгән кунаклар Краснодар крае, Татарстанның атказанган артистлары, җирле халык коллективлары катнашындагы концерт карый алачак. Шулай ук татар күргәзмәсе, татарча дискотека оештырыла, милли фотозона эшли.
Милли көрәш, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, капчык сугышы кебек традицион ярышларда җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.
«Татар халкының яз һәм хезмәт бәйрәменә кушылыгыз!» - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз