news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодарда сәүдә үзәге яна

Ялкын 800 кв.метр мәйданны чолгап алган.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Краснодарда сәүдә үзәгендә янгын чыкты. Ялкын 800 кв.метр мәйданны чолгап алган. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Янгын турында хәбәр 15.29 сәгатьтә килгән. Уральская урамында "Северяне" сәүдә үзәгенең склад биналары мәйданнары яна башлаган. 

Урында коткаручылар эшли. Зыян күрүчеләр юк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиация кулланырга җыена, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot