news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодарда «Оста бикә» конкурсында иң яхшы татар кызларын сайладылар

Краснодар шәһәренең Милли мәдәниятләр үзәгендә «Оста бикә» конкурсында иң яхшы татар кызларын ачыкладылар. Бу хакта «Болгар-К» төбәк татар җәмгыятенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Краснодар татарлары» сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Безнең оешма бу бәйгене барлык катнашырга теләүчеләр өчен үткәрә. Ул милли мәдәният үзенчәлеген, чын татар кызының нинди булырга тиешлеген, безнең кызларның талантын һәм тырышлыгын күрсәтү максатыннан оештырыла», - дип сөйләде «Болгар-К» төбәк татар җәмгыяте рәисе урынбасары Рида Колотова.

Конкурс программасында кызлар «визитка»ларын тәкъдим итте, кул эшләре һәм аш-су пешерү осталыгы бәйгеләрендә көч сынашты. Конкурста катнашучы кызларның һәркайсы гүзәл, матур, шуңа күрә һәрберсе үз номинациясендә җиңүче булып танылды, диелә хәбәрдә.

Җиңүчеләр исемлеге:

  • Гөлнара Зимина - «Сандугач бикә»;
  • Гөлназ Гомәрова – «Биюче бикә»;
  • Нәзирә Ибраһимова – «Уңган бикә»;
  • Нурзилә Атаулина – «Матур бикә»;
  • Лилия Мостафина – «Алтын чәч бикә».
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100