news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодарда Нардуган бәйрәме аша мәктәп укучылары милли мәдәният белән танышкан

Бәйрәмдә катнашучыларда башка милли йолаларга да кызыксыну уянган.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 25-26 ноябрь көннәрендә Краснодар краеның “Болгар-К” татар җәмгыятенең яшьләр үзәге мәктәп укучылары өчен Нардуган бәйрәмен уздырган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә шул җәмгыять әгъзасы Илнур Нурмиев хәбәр итте.

Беренче көннән үк мәктәп укучыларын берничә сорау борчыган: “Нәрсә ул Нардуган?”, “Бу сүз нинди мәгънәгә ия?” һәм “Татар авылында без нишләячәкбез?”. Оештыручыларның сүзләренчә, Нардуган бәйрәмендә катнашкан күп кенә укучылар татар мәдәнияте, теле белән таныш булмаган яки үз милләте турында аз мәгълүмат белгән.

Бәйрәм гадәттә 22-23 декабрьдә “Кояш туган” вакытта уздырылса да, “Болгар-К” җәмгыяте аны вакытыннан алда оештырган. “Нардуган”ның максаты – яшь буынга татар йолаларын, гореф-гадәтләрен җиткерү, аларга мәхәббәт уяту. Бәйрәмдә барлыгы 24 мәктәп укучысы катнашкан.

Бу ике көн аралыгында катнашучылар татар телендә курчак спектакльләре куйганнар. Спектакль кую балаларга бик ошаган, чөнки монда алар, әкият геройлары ярдәмендә, яңа татар сүзләрен өйрәнә алган.

Нардуган кысаларында күп кенә остаханәләр дә эшләгән. Наталия Кулиш татар мәдәнияте тарихы турында сөйләгән, Гөлнур Абдулова өчпочмак пешерү серләренә өйрәткән, Римма Колотова түбәтәйләрне ничек итеп ясаганнарын аңлаткан, ә Динара Ибраһимова һәм Мәрьям Магасумова дөрес һәм матур итеп яулык бәйләргә өйрәткән.

“Нардуган”ның соңгы көнендә катнашучылар өчен кече Сабантуй уздырылган. Монда катнашучылар милли уеннар белән таныша һәм истәлекле бүләкләр ота алганнар.

Оештыручылар Нардуганны киләсе елга да уздырырга телиләр. Алай гына да түгел, бу бәйрәмнән соң яшь буында башка бәйрәмнәргә дә кызыксыну туган, шуңа күрә Нардуган белән берлектә татар халкының башка милли бәйрәмнәре дә уздырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100