news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодарда кунакларга татар туе күренешен күрсәткәннәр

Кичәдә татар парының танышудан туйга кадәр булган мөнәсәбәте сәхнәләштерелгән.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 29 март көнне Краснодардагы татар диаспорасы вәкилләренә татар туе куелышын күрсәткәннәр. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Краснодардагы “Болгар-К” татар җәмгыяте әгъзасы Илнур Нурмиев хәбәр итте.

“Кичәдә татар парының танышудан туйга кадәр булган мөнәсәбәте күрсәтелде. Монда туйның яшь парларның тормыш башлап җибәрүендә  әһәмияте турында сүз барды”, - диде Илнур Нурмиев.

Илнур Нурмиев сүзләренчә, бу кичәне өлкәннәр дә, яшь буын вәкилләре дә үз иткән.

“Туй йоласы өлкән буынга бик тә ошады. Алар бу кичтә яшьлекләрен искә төшерделәр, дип тә әйтеп була. Чара тәмамлангач, рәхмәт әйтүчеләр дә күп булды. Аларга без яшьләрнең татар милли традицияләрен саклап кына түгел, ә аны буыннан-буынга тапшырырга әзер булуыбыз ошый”, - диде ул.

Сүз уңаеннан, Илнур Нурмиев бу кичәдә кияү ролендә уйнаган. Илнур рольнең ошаганлыгын һәм үзенең кияү булып күп тапкыр уйнаганлыгын әйтте.

Чара Краснодар шәһәренең Милли мәдәниятләр үзәгендә узган. Аны “Болгар-К” татар җәмгыяте һәм “Краснодар Интернациональ дуслыгы” клубы оештырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100