news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодарда “Каз өмәсе” бәйрәме уза

Әлеге көзге бәйрәмнең тамырлары еракка барып тоташа.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген, 5 ноябрьдә , Краснодар шәһәрендә 12.00 сәгатьтә татар халкының милли бәйрәме – “Каз өмәсе” башланып китә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Әлеге көзге бәйрәмнең тамырлары еракка барып тоташа. Борынгыдан ук татар авылларында көз ахырында җыелышып, өмә ясап, каз сую, эшкәртү эшләре күңелле итеп башкарылган. Каз мамыгыннан кияүгә чыгасы кызларга бирнәгә мамык мендәрләр әзерләнгән. Эш беткәч кызлар-егетләр җырлап-биеп күңел ачкан, каз бәлеше белән сыйланган.

КАЗ ӨМӘСЕ...

Венера Латыпова (Садриева)

Ераклардан гөрләп тора,
Бүген елга тирәсе.
Бәйрәм булып ел да килә
Авылга каз өмәсе.

Ап-ак йоннар, күбек кебек,
Әйләнәләр һавада.
Каңгылдаша соңгы тапкыр
Казлар йөзеп елгада.

Биеп тора өлгер егет,
Уңган кыз кырларында,
Мамык мендәр җитез тула
Өмәчеләр кулында.

Мич эчләрен нурга күмеп, 
Табикмәкләр кызара.
Көлешеп-шаярышалар
Яшь-җилкенчәк үзара.

Өй эчендә эш тә, аш та
Җитәрлек һәммәсенә.
Күңел күккә күтәрелә
Килсәң каз өмәсенә. (#ВенераЛатыповаСадриева)
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100