news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодарда иң яхшы татар егетләрен «Әй, егетләр» бәйгесендә билгеләделәр

Краснодарда «Әй, егетләр» татар егетләре бәйгесе узды. Бәйге «Булгар-К» төбәк татар җәмгыяте һәм Краснодар иҗтимагый-мәгълүмати үзәге ярдәме белән үткәрелде, диелгән Краснодар татарларының социаль челтәрләрдә хәбәрендә.

Катнашучылар «Иң акыллы», «Иң ышанычлы» , «Биек үрләр яулаучы»,»Татар батыры» кебек төрле номинацияләрдә көч сынашты. Жюрида татар җәмәгатьчелеге активистлары һәм җәмгыять аксакаллар вәкиле - техник фәннәр докторы, профессор, Россия Табигый фәннәр академиясе академигы Франгиз Гыйльфанетдин улы Хисамов булды, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot