Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Краснодарда Чәкчәк Пати бәйрәме булды
6 июньдә Краснодарда күптән көтелгән вакыйга — «Краснодар Татар яшьләре» оештырган күңелле һәм якты Чәкчәк Пати булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу кичне «Точка Неба» мәйданчыгы төрле яшьтәге кунакларны берләштерде, аларны татар мәдәниятенә, аралашуга һәм яхшы кәефкә мәхәббәт бәйләде. Бәйрәм атмосферасы беренче минутлардан ук хөкем сөрде: кунакларны күңелле сюрприз көтте – искиткеч татар пандасы, тәмле фуршет, дәртләндергеч музыка, мавыктыргыч татар уеннары һәм конкурслары.
Җырчы, алып баручы Азамат Миргалиев кичәнең үзенчәлекле бизәге булды, ул кунакларга уңай хис-кичерешләр, якты чыгышлар һәм кич буе энергия бүләк итте.
Чара дәвамында катнашучылар таныштылар, аралаштылар, биеделәр, конкурсларда катнаштылар һәм яңа дуслар таптылар. Чәкчәк Пати кичә генә түгел, ә Краснодарда бердәмлек, гореф-гадәтләр һәм заманча татар мәдәниятенең чын бәйрәменә әверелде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз