news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодарда Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән татарлар язмышы белән таныштыралар

«Үлемсез полк» акциясенә кушылыр өчен, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнар турында мәгълүматны «Болгар-К» татар оешмасының Инстаграм битенә җибәрергә кирәк.

Краснодарда Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән татарлар язмышы белән таныштыралар
"Татар-информ" архивы

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы бүген, Бөек Җиңү көне уңаеннан, үзенең Инстаграмдагы аккаунтында «Үлемсез полк» акциясен уздыра. Акциядә Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән татарлар язмышы белән уртаклашалар.

Онлайн акциядә сугышта катнашкан Шәйдулла Гарифуллин, Гайнислам Динисламов, Якуб Ибраһимов, Абдул Фиткуллин, Хәбибулла Санзяпов һәм башка милләттәшләребез турында мәгълүматлар урын алган инде.

«Уртаклашырга теләгән тарихи фоторәсемнәр, видеоларыгыз бар икән, көн дәвамында безгә юллый аласыз», — диелгән «Болгар-К» татар оешмасының Инстаграмдагы битендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot