news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодар татарлары яз килүне бәйрәм итә

"Булгар-К" татар берләшмәсе "Яз килде!" концерт программасы әзерләгән.

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). Краснодар өлкәсе татарлары яз килүне бәйрәм концерты белән каршы ала. "Булгар-К" татар берләшмәсе хәбәр итүенчә, 22 апрель көнне алар "Ял килде!" дип исемләнгән  программа тәкъдим итәчәк. 
 
Чарада "Энҗе" ансамбле һәм чакырылган иҗади төркемнәр башкаруында  татар җырлары һәм халык биюләре, "Әпипә" дип исемләнгән флешмоб, татар телендә шигырьләр каралган. Моннан тыш, кул эшләре осталарыннан мастер-класслар, татар мәдәнияте хакында тулы мәгълүмат һәм татар берләшмәсе музееның кызыклы экспонатлары тамашачылар хозурына тапшырылачак. 
 
"Татар телен белмәүчеләр өчен, программа ике телдә әзерләнә. Теләге булган барлык кеше дә концертка килә ала", диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot