news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодар татарлары Тукай исемендәге шигырь укучылар бәйгесендә катнашырга чакыра

Гаризалар 1 апрельгә кадәр кабул ителә.

Краснодар татарлары Тукай исемендәге шигырь укучылар бәйгесендә катнашырга чакыра
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы төбәктә яшәүче татарларны Габдулла Тукай исемендәге XI Халыкара шигырь укучылар конкурсында катнашырга чакыра.

«Хәзер бәйгедә читтән торып катнаша торган этап бара. Гаризалар агымдагы елның 1 апреленә кадәр кабул ителә. Катнашырга теләүчеләр әсәрләрне видеога төшереп безгә юллый ала. Бу этапның җиңүчеләре Казанга гала-концертка барачак», — диде «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Конкурста мәктәп укучылары, мәдәният өлкәсендәге урта һәм югары уку йортлары һәм туган тел укытучылары юнәлеше буенча белем алучы студентлар катнаша ала.

 «Безнең төбәктән катнашучы гала-концертка узса, Казандагы чарада катнашу өчен мөмкинлекләрне тудырачакбыз. Самолетлар да атнага берничә мәртәбә очып тора бит», — диде Роман Динисламов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100