news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодар татарлары табигатьтә «Шүрәле» пьесасын тәкъдим итте

Пикникта татар халык ашларын да пешергәннәр.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар крае татарларының «Болгар-К» татар оешмасы табигатьтә ял итү оештырды. Анда «Шүрәле» пьесасы тәкъдим ителде.

«Табигатьтә ял иткәндә халкыбызның милли ризыкларын пешердек, татарча җырлар яңгырады. Шулай ук „Шүрәле“ пьесасы һәм балалар өчен спектакль куйдык», — диде «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Краснодар краенда яшәүче татарлар көзге пикник вакытында төрле ярышлар да үткәргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100