Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Краснодар татарлары төбәктә яшәүчеләрне ифтар мәҗлесенә чакыра
Мәҗлестә 50-70 кешенең катнашуы көтелә.
(Казан, 3 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә, 4 май көнне, Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы төбәктә яшәүче дин кардәшләребез өчен ифтар мәҗлесе үткәрә.
«Ифтарларны Рамазан аенда ел саен үткәрәбез. Иртәгә булачак мәҗлестә 50-70 кеше катнашырга тиеш. Ураза тотучы милләттәшләребезне һәм теләгән һәркемне чакырдык. Ифтарда оешма ветераннары, дин әһелләре дә катнашачак», — диде «Болгар-К» татар оешмасының координация советы әгъзасы Ирина Санзяпова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ифтарга килүчеләрне татар халык ашлары белән сыйлаячаклар. «Кунаклар активистларыбыз пешергән татар халык ашлары: токмач ашы, итле бәрәңге, өчпочмаклардан авыз итә алачак», — диде ул.
Ифтар мәҗлесе иртәгә, 4 майда, Краснодар шәһәренең Мәскәү урамында урнашкан 59/1 йорт адресы буенча 18.30 сәгатьтә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз